Зәй офыклары

Мәктәп елларына кайткандай булдык

Республикада, шул исәптән районда, "Интернет - озын гомер" проектын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге проект кысаларында өлкәннәр, инвалидлар, туендыручысын югалтканнар компьютер нигезләренә өйрәнә. Мәшгульлек үзәге аша балалар иҗат йорты, политехник колледж, татар гимназиясендә укулар оештырыла. Районда әлеге проект кысаларында быел 180 өлкән кеше компьютер серләренә төшенгән иде. Тагын 42 кеше...

Республикада, шул исәптән районда, "Интернет - озын гомер" проектын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге проект кысаларында өлкәннәр, инвалидлар, туендыручысын югалтканнар компьютер нигезләренә өйрәнә. Мәшгульлек үзәге аша балалар иҗат йорты, политехник колледж, татар гимназиясендә укулар оештырыла.

Районда әлеге проект кысаларында быел 180 өлкән кеше компьютер серләренә төшенгән иде. Тагын 42 кеше өчен балалар иҗат йорты, политехник колледжда курслар оештырыла. Укулар 72 сәгатькә исәпләнгән. Балалар иҗат йортында ике төркем белем эсти. Аларны Кече фәннәр академиясе укытучысы Олеся Козенбаева компьютерда эшләргә өйрәтә. Өлкәннәр атнага ике мәртәбә икешәр сәгать шөгыльләнә. Курсларның максаты - өлкәннәрне компьютер белән эшләү нигезләренә, аларның үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга өйрәтү, шәһәр-районның иҗтимагый, икътисади тормышында актив катнаштыру, ди Олеся Козенбаева.

Өлкәннәр биредә текст җыярга, интернет челтәре мөмкинлекләре, электрон почта, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга өйрәнә. Язын курсларда белем алганнар хәзер дә Олесяга телефон, интернет аша сораулар бирә икән. Алар һаман да минем "укучыларым", ди Олеся, көлеп. Укытучылары күпкә яшь булса да, өлкәннәр дәресләрдә игътибарлы, дикъкать белән тыңлыйлар. Өйгә кайткач, ул өйрәткәннәрне кабатлыйбыз, ныгытабыз, ди Нина Чумакова. Яз көне курслар оештырылуны ишетеп, килә алмаганга үкенгән идек, ди кайберләре. Хәзер бөтен хезмәтләр интернет аша башкарыла торган заман, аннан ничек тә калышмаска, ди Фирдәүсә Галләмова.

Вакыт, мөмкинлек бар: нигә шундый форсатны кулдан ычкындырырга? Мондый курсларга сөенеп туя алмый өлкәннәр. Укытучыларыннан исә бик канәгать алар. Бирегә килеп, үзебезне мәктәп елларына кире кайткандай хис итәбез, диләр. Зәйлеләр өчен алга таба да мондый курслар оештырылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: