Зәй офыклары

Сак бул, юлда балалар!

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында 18 майдан «Игътибар, балалар!» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы старт алды. Ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта ЮХИДИ инспекторлары балаларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәләрен, өлкәннәрнең кечкенәләргә игътибарлы булуларын аеруча контрольдә тота. Чөнки җәйге каникуллар башлануга, балалар иркенгә чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен онытып...

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында 18 майдан «Игътибар, балалар!» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы старт алды. Ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта ЮХИДИ инспекторлары балаларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәләрен, өлкәннәрнең кечкенәләргә игътибарлы булуларын аеруча контрольдә тота. Чөнки җәйге каникуллар башлануга, балалар иркенгә чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен онытып җибәрә. Акция кысаларында балаларның һәм алар өчен җаваплы өлкәннәрнең юлларда үз-үзләрен ничек тотуларын күзәтү максатында ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә без дә рейдка чыктык.

ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев, пропаганда бүлеге инспекторы Әзһәр Галимов һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган безнең экипаж эшне Ленин, Баныкин, Октябрь урамнары, Җиңү проспекты чатындагы катлаулы участоктан башлады. Әлеге урында төрле яктан хәрәкәт итүче машиналар күп булса да, инспекторлар биредә балалар катнашында һәлакәтләрнең теркәлмәвен әйтте. Чөнки катлаулы участокка һәр машина йөртүче, тизлекне киметеп, сакланып килә, руль артындагы кеше дә, җәяүле дә кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырыша. Вадим Васильев акция барышында машиналарда балаларны махсус җайланмалар белән утыртып йөртүгә, велосипед, мопедларда йөрүче яшүсмерләрнең кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә аеруча ныклы игътибар бирелүен әйтте.

- Май аенда гына да безнең инспекторлар тарафыннан юл аша дөрес чыкмаучы 27 җәяүле балага, велосипедта тиеш булмаган урыннан йөрүче 7 яшүсмергә һәм тагын 2 мотоциклчыга «яшь кагыйдә бозучы» беркетмәсе төзелде. Бу бит шушы кадәр баланың үз гомерен куркыныч астына куюы дигән сүз. Шуңа күрә мондый акцияне нәкъ менә җәйге каникуллар башлану чорында уздыру бик тә мөһим. Без эшне шәһәрдә генә түгел, авылларда да алып барабыз. Чөнки кагыйдә белмәгән килеш мотоциклга утырып, авыл яныннан узучы зур юлларга чыгып йөрүче яшүсмерләр дә еш очрый, - ди ЮХИДИ башлыгы.

Алга таба рейд татар гимназиясе янындагы урам чатында дәвам итте. Биредә инспекторлар тиеш булмаган урыннан велосипед белән юл аркылы чыгарга әзерләнүче яшүсмерне туктатты. Малай юл кагыйдәләре турында мәктәптә даими кисәтеп торсалар да, биредә "зебра" юклыгын онытып җибәргән булып чыкты. Ул икенче юлы кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә сүз бирде.

- Балага юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген даими искәртеп торуның нәтиҗәсе бар. Март аенда безнең мәктәпкә "яшь кагыйдә бозучы" беркетмәсе төзелү турында ЮХИДИдан 15 хат килде. Һәм без бу уңайдан җитди тәрбия сәгатьләре үткәрдек, нәтиҗәдә апрель аенда бер кагыйдә бозучы да теркәлмәде. Ә май аенда исә тагын 3 беркетмә алдык. Күрәсең, дилбегәне бушатыбрак җибәргәнбез, - диде юлда очраган коррекция мәктәбе директоры И. Боровинских.

Әти-әниләргә каникуллар чорында балаларын даими кисәтеп тору зыян итмәс. Рейд барышында башка кагыйдә бозу очракларына юлыкмадык. Җәяүлеләр яшел ут янгач кына "зебра" аша үтте, машина йөртүчеләр балаларын махсус кресло, адаптерлар белән утырткан иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: