Зәй офыклары

Сыерчыгым

Миңа 14 яшь иде. 1952 елның язы. Ул елларда авылда һәр өй саен диярлек сыерчык оялары бар иде. Безне һәр иртә сыерчыклар сайрап уята. Минем генә сыерчык оям юк, әти булмагач, эш коралларым да юк. Талип бабай данлыклы балта остасы булган, югыйсә. Ул Беренче Бөтендөнья сугышыннан әйләнеп кайтмаган. Шулай итеп,...

Миңа 14 яшь иде. 1952 елның язы. Ул елларда авылда һәр өй саен диярлек сыерчык оялары бар иде. Безне һәр иртә сыерчыклар сайрап уята. Минем генә сыерчык оям юк, әти булмагач, эш коралларым да юк. Талип бабай данлыклы балта остасы булган, югыйсә. Ул Беренче Бөтендөнья сугышыннан әйләнеп кайтмаган. Шулай итеп, барлык эш кораллары да таралып беткән. Әтием Вәли 1941 елда сугышка китеп, 1943 елда Брянск якларында 26 яшендә һәлак булган. Мин әтине күреп белмим, ул сугышка киткәндә 4 яшьлек булып калганмын. Әтидән бер үтмәс балта, чүкеч, кул пычкычы гына калган.

...Сыерчык оясы ясарга дип йөрим - бер кисәк такта табар җир юк. Бездән ерак түгел атаклы балта остасы Ситдыйк бабай яши иде. Ул бөтен авылны "уфалла арбасы" белән тәэмин итеп торды, дисәм дә, ялгышмам. Киттем шуның янына, йомышымны әйттем. Менә, улым, үзең яса дип, сыерчык оясы буе гына бик матур куыш эчле юкә агачы, астына-өстенә үзең кагарсың дип ике такта кисәге һәм берничә кадак бирде. Март урталары иде, сыерчыклар килгәнче ничек тә ояны өлгертергә кирәк дип тырыштым, куышның эчен-тышын чистарттым, тышын пыяла белән кырдым. Астына-өстенә такталарны беркетеп куйдым. Тагын Ситдыйк бабай янына киттем. Ул миңа авызын тишәргә дип кендек боравы бирде, өйрәтеп торды. Мин кереп-чыгып йөрер өчен тишек ясадым.

Ояны күтәреп өйгә "очтым", шатлыгымның чиге юк. Аны киртәгә беркетеп, бер җайлы урынга бәрәңге бакчасы ягына каратып бастырып куйдым. Икенче көнне үк сыерчыклар килеп, ояны тикшереп киттеләр. Миңа рәхмәт әйткәндәй, очынып-очынып сайрадылар. Бу көнне миннән дә бәхетле малай булмагандыр. Әллә ничек күңелгә шушы юллар килде: "Сайра-сайра, сыерчыгым, син кадерле кош безгә, үз илең бит, үз өең бит, һәр яз саен оч безгә". Бәлки, бу шигырьләремнең чишмә башы булгандыр...

Менә быел да сыерчыклар килде. Малай чагымны артта калдырып, күпме сулар акты, күпме еллар үтте. Күпме сыерчык оялары алышынды. Мин инде сигезенче дистәне ваклап киләм. Әмма бу балачакның иң матур хатирәләре булып күңелемдә яши. Кошларны һәм безне алда матур җәйләр көтә. Әле аларның җырлый-җырлый балалар үстерәселәре бар. Балаларын ерткыч саесканнардан да сакларга кирәк. Менә күп тә үтмәс, ояларыннан башларын тыгып, сыерчык балалары ашарга сорап тавыш бирер. Ата-аналы ике кошчык алмаш-тилмәш җим ташыр. Авыл хуҗалыгына файда китерерләр. Менә бүген дә сыерчыгым, авыл иртәсен каршы алып, өздереп-өздереп, үзенең җырын җырлый. Ни кызганыч, бүген авылда сыерчык оялары да бармак белән генә санарлык.

Мөнир Талипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: