Зәй офыклары

Сыйныфташыннан ким булмасын

Август мәктәп укучыларының ял ае булса да, ата-аналар өчен ул - баласын мәктәпкә әзерләү чоры. Бүген бер укучыны мәктәпкә җыендыру 10 мең сумнан да кимгә төшми. Ә беренче сыйныф укучысына кием, кирәк-яракны өр-яңадан әзерләүне исәпкә алсаң, сумма тагын да кыйммәтләнә. Быелгы уку елында район мәктәпләренә 526 бала беренче сыйныфка киләчәк...

Август мәктәп укучыларының ял ае булса да, ата-аналар өчен ул - баласын мәктәпкә әзерләү чоры. Бүген бер укучыны мәктәпкә җыендыру 10 мең сумнан да кимгә төшми. Ә беренче сыйныф укучысына кием, кирәк-яракны өр-яңадан әзерләүне исәпкә алсаң, сумма тагын да кыйммәтләнә.

Быелгы уку елында район мәктәпләренә 526 бала беренче сыйныфка киләчәк (узган ел белән чагыштырганда бу сан 82гә ким). Араларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 126 бала бар, ягъни һәр гаилә әгъзасына 4 мең 700 сумнан да ким керем туры килә, ә 88е тотрыклы керемгә ия түгел яки күп балалы гаилә. Шулай ук авыр тормыш хәлендәгеләр, җитди авыру кичерүчеләр дә балаларын мәктәпкә әзерләүдә ярдәмгә мохтаҗ. Чөнки бер генә бала да үзен сыйныфташларыннан ким хис итәргә тиеш түгел. Моңа юл куймау максатында, без районда сигезенче мәртәбә Белем көне алдыннан хәйрия акциясе үткәрәбез. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында яшьләр эшләре идарәсе мәгълүмати листовкалар әзерләп таратуга кереште. Биш сәүдә ноктасында - үзәк базарның "Канцтоварлар", "Никлипс" сәүдә челтәренең Нефтьчеләр проспекты һәм 35нче бистәдә урнашкан кибетләрендә, "Синьор-помидор" кафесында, Ленин урамындагы китаплар кибетендә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен махсус тартмалар куелды. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардияче"ләр җирле бүлеге әгъзалары "Укучыга ярдәм ит!" девизы астында үзәк базарда мәктәп кирәк-яраклары, формалар, аяк киемнәре җыя. Канцелярия товарлары, киемнәрне стадионга яшьләр эшләре идарәсенә һәм "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә китерергә була. Һәр оешма-предприятие җитәкчесенә акциядә катнашуны сорап мөрәҗәгать иткән хатлар җибәрелде. "ТатЭК" ЯАҖ, җылылык челтәрләре предприятиесе, "Рось" оешмасы, икмәк кабул итү предприятиесе, "Рыболов", "Әзерләүләр конторасы" "Апрель", "Аҗаган" сәүдә челтәрләре, "Удача" кафесы, "Горзеленхоз", "Управдом", "Инвестстройсервис" оешмалары, "Ак Барс банкы", "Девон-кредит", "Автоградбанк"лар ярдәм күрсәтте инде. Калган оешмаларның да акциягә җитди каравы сорала. Хәйрия акциясе кысаларында җыелган акчага алынган мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар "Энергетик" Мәдәният сараенда шәһәр мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары өчен оештырылган бәйрәмдә 25 августта тапшырылачак. Ә авыл балалары өчен ул 17 августта "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә була. Сумкалар белән бергә беренче сыйныф укучылары "Бердәм Россия" логотибы төшерелгән футболкалар һәм "Яшьлек" боз сараена, бассейнга уку елы дәвамында бушлай йөрү хокукы бирүче абонемент та алачак. Аеруча авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә башка сыйныфларда укучы балаларын мәктәпкә әзерләү өчен дә ярдәм күрсәтеләчәк. Бүгенге көнгә андыйлар 152 бала (92 гаиләдә). Бу уңайдан аларны тулысынча ачыклап бетерү эше бара. Һәркемне, йөрәге кушканча, "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз.

С. Иванова,

район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: