Зәй офыклары

Тамара әби телефонлы булды

Районда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында игълан ителгән "Мәрхәмәтле телефон" республика акциясе дәвам итә. Төрле ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру төймәләре белән җиһазландырылган чираттагы кәрәзле телефонны район башлыгы Татьяна Воропаева Иске Зәй бистәсендә яшәүче Тамара Никитинага тапшырды. Озак еллар даруханә системасында эшләп лаеклы ялга чыккан Тамара Филипповна - II группа инвалид. Ул йорт...

Районда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында игълан ителгән "Мәрхәмәтле телефон" республика акциясе дәвам итә. Төрле ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру төймәләре белән җиһазландырылган чираттагы кәрәзле телефонны район башлыгы Татьяна Воропаева Иске Зәй бистәсендә яшәүче Тамара Никитинага тапшырды.

Озак еллар даруханә системасында эшләп лаеклы ялга чыккан Тамара Филипповна - II группа инвалид. Ул йорт тирәсеннән читкә чыгып йөри алмый. Кирәк чакта шалтыратып ярдәм чакыру мөмкинлеге бирүче әлеге телефонга ул чын күңеленнән куанды. Социаль хезмәткәр Галина Галяминская Тамара Никитина янына атнага ике тапкыр килеп йөри. Әбинең телефоны булгач, ул көн саен шалтыратып хәл-әхвәл белешү өчен дә уңайлы булуын әйтә. Гомумән, районда мондый телефонга 48 ялгыз яшәүче өлкән кеше ия булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: