Зәй офыклары

Тарихта каласыгыз килсә – музейга килегез!

Ел саен үткәрелүче "Бүләк тапшыру" хәйрия акциясе туган як тарихын өйрәнү музеенда бу атнада старт алды. 24 мартта кызыклы экпонатлар белән уртаклашырга теләүчеләрне музейга чакырабыз. Музейда бүген дә кызыклы экспонатларга ихтыяҗ бар. Мәсәлән, революциягә кадәр булган мебель һәм кием-салым, иске көнкүреш техникасы, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, билгеле гаиләләр һәм кызыклы язмышлы...

Ел саен үткәрелүче "Бүләк тапшыру" хәйрия акциясе туган як тарихын өйрәнү музеенда бу атнада старт алды. 24 мартта кызыклы экпонатлар белән уртаклашырга теләүчеләрне музейга чакырабыз.

Музейда бүген дә кызыклы экспонатларга ихтыяҗ бар. Мәсәлән, революциягә кадәр булган мебель һәм кием-салым, иске көнкүреш техникасы, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, билгеле гаиләләр һәм кызыклы язмышлы шәхесләр турында документлар, фотографияләр, фарфор һәм пыяладан эшләнмәләр, балалар уенчыклары. Шунысы кызыклы, бүләк тапшыручылар махсус конкурсның "Эксклюзив бүләк өчен" (гадәти булмаган экспонат), "Предмет-легенда өчен" (сирәк очрый торган тарихлы әйбер) һ.б. номинацияләрендә бүләкләнәчәк.

Сезне 24 мартта иртәнге сәгать 9дан көндезге 2гә кадәр туган як тарихын өйрәнү музеенда көтәбез.

Безнең адрес: Иске Зәй бистәсе, Орджоникидзе урамы, 55нче йорт, телефоннар: 6-62-76, 6-63-68.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: