Зәй офыклары

Татарстан конкурс проектларын якларга чакырабыз

Энергиянең нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча IV Халыкара форум алдыннан массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы Бөтенроссия конкурсының беренче этабы төгәлләнде. Татарстан Республикасыннан Россия Энергетика министрлыгына конкурсның федераль этабында катнашу өчен гариза бирелде. Конкурсның максаты - халыкның игътибарын энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруга юнәтү. Федераль экспертлар комиссиясе тарафыннан һәр номинациядә сайлап...

Энергиянең нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча IV Халыкара форум алдыннан массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы Бөтенроссия конкурсының беренче этабы төгәлләнде. Татарстан Республикасыннан Россия Энергетика министрлыгына конкурсның федераль этабында катнашу өчен гариза бирелде.

Конкурсның максаты - халыкның игътибарын энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруга юнәтү. Федераль экспертлар комиссиясе тарафыннан һәр номинациядә сайлап алынган иң яхшы проектлар 1-10 ноябрьдә конкурсның рәсми сайтында http://медиатэк.рф/ ачык интернет-тавыш бирүгә куела.

Интернет-тавыш бирүдә катнашырга һәм Татарстаннан тәкъдим ителүче конкурс проектларын якларга чакырабыз. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү агымдагы елның 19-21 ноябрендә Мәскәүдә энергиянең нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча IV Халыкара форумда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: