Зәй офыклары

Укучылар – редакциядә

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында редакциябездә 4нче мәктәпнең 6 "а" сыйныфы укучылары булып китте. Укытучылары Резидә Фәйрушина әйтүенчә, балалар газетаның язылу, эшләнү тәртибе белән кызыксынып, безнең коллектив белән якыннан танышырга теләгәннәр. Аларны язылачак материал өчен мәгълүмат туплау, газетаны электрон юл белән калыплау, хатлар белән эшләү һ. б. шундый процесслар бик...

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында редакциябездә 4нче мәктәпнең 6 "а" сыйныфы укучылары булып китте.

Укытучылары Резидә Фәйрушина әйтүенчә, балалар газетаның язылу, эшләнү тәртибе белән кызыксынып, безнең коллектив белән якыннан танышырга теләгәннәр. Аларны язылачак материал өчен мәгълүмат туплау, газетаны электрон юл белән калыплау, хатлар белән эшләү һ. б. шундый процесслар бик кызыксындырды. Ә безне балаларның ана телендә иркенләп аралашуы, хәтта газетабызга язу теләге булу аеруча куандырды.

Укучылар "Зәй офыклары" газетасында инде ел башыннан чыгып килүче "Чишмә" балалар иҗаты сәхифәсе турында сораштырды, кайсы темаларга өстенлек бирелүе, үзләре язган материалларның газета битләрендә чыгуы өчен нинди эчтәлектәге язмаларны редакциягә юлларга мөмкин булуы хакында белештеләр. Араларында сәхифә белән даими танышып баручылар да бар икән. Мәсәлән, Әмир Камалиев Аксарда яшәүче әби-бабасына кайткач газетадагы язмаларны күзәтәм,ди.

- Татар гимназиясендә укучы дустымның язмасы басылуын күргәч, без моңа бик сөендек. Алга таба татар теле укытучыбыз Резидә Хәкимулловна ярдәме белән без дә редакциягә материаллар юлларга исәплибез, - ди Әмир.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: