Акцияләр

Ветеран янында

Музей хезмәткәрләре 1нче мәктәп укучылары белән бергәләп "Ярдәм кулы суз!" акциясе кысаларында бистәдә яшәүче ветеран Миннемөхәммәт Закир улы Закировны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, концерт күрсәтте, чәчәкләр бүләк итте. Шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин ветеранга күптән түгел генә нәшер ителгән "Алар җиңү алып кайтты!" дигән китапны тапшырды. Әлеге китапта...

Музей хезмәткәрләре 1нче мәктәп укучылары белән бергәләп "Ярдәм кулы суз!" акциясе кысаларында бистәдә яшәүче ветеран Миннемөхәммәт Закир улы Закировны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, концерт күрсәтте, чәчәкләр бүләк итте.

Шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин ветеранга күптән түгел генә нәшер ителгән "Алар җиңү алып кайтты!" дигән китапны тапшырды. Әлеге китапта ветеран турында да мәгълүмат бар.

Үзенә күрсәтелгән игътибар һәм ихтирамнан ул канәгать калды, рәхмәт әйтеп, кунакларны тагын килүен теләп озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ветеран янында
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр