Зәй офыклары

Җәяүле, юл аша тиешле урыннан чык!

Республикада, шул исәптән безнең районда, 20 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр «Җәяүле, юл аша тиешле урыннан чык!» дип аталган социаль компания башланды. Ул җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында, җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә өндәүне күздә тотып үткәрелә. Бу максатта район ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафлар белән генә чикләнеп...

Республикада, шул исәптән безнең районда, 20 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр «Җәяүле, юл аша тиешле урыннан чык!» дип аталган социаль компания башланды. Ул җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында, җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә өндәүне күздә тотып үткәрелә.

Бу максатта район ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафлар белән генә чикләнеп калмыйча, махсус рейдларга чыгып, аңлату эшләре алып баруга кереште. Статистика мәгълүматларына караганда, аеруча көздән кышка кергән чорда җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләрнең артуы күзәтелә. Бу көннәр кыскарып, тиз караңгы төшү сәбәпле, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне күрми калуы, һава торышының начараеп, күз күреме кимү белән аңлатыла. Гомумән алганда, соңгы елларда юл аша тиешле урыннан чыкмау яки машина йөртүчеләрнең җәяүлеләр хокукы белән исәпләшмәүләре нәтиҗәсендә юл һәлакәтләре саны артуы билгеләнә.

Республикада агымдагы елның 9 аенда җәяүлеләрне бәрдерүнең 1301 очрагы теркәлгән. Аларда 136 җәяүле һәлак булган, 1238е тән җәрәхәтләре алган. Ә безнең районда быел 24 юл-транспорт һәлакәтендә 3 җәяүленең үлүе, 24енең зыян күрүе мәгълүм. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 9 очракка күбрәк. Һәлакәтләрнең 14е - җәяүлеләр, 10сы машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан.

- Без - инспекторлар юл хәрәкәтен контрольдә тотканда еш кына җәяүлеләрнең машина юлы аша теләсә каян чыгуын күзәтәбез. Моның аяныч нәтиҗәләргә китерүен күпләр аңлап бетерми. Мәсәлән, быел гына ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 586 җәяүленең юл йөрү кагыйдәсен бозуы, ягъни нәкъ менә юл аша «зебрадан» чыкмау очрагы теркәлде. Әлбәттә, моның өчен 200 сум штраф каралган, әмма безнең максат штраф салып кына котылу түгел, кешеләр иминлеге, аларның үз-үзләре турында кайгыртып, кагыйдәләрне төгәл үтәве кыйммәт. Шуңа күрә, рейдлар үткәреп, аңлату эшләре алып барабыз да, - ди ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторы Әзһәр Галимов.

Инспекторлар көзге караңгы кичләрдә киемнәрдә, бигрәк тә балаларныкында яктырып, күренүче элементлар булуны сорый. Моннан тыш, машина йөртүчеләрнең генә түгел, җәяүлеләрнең дә урамнарда аек йөрүе мөһим. Чөнки узган ел Татарстанда 67 юл-транспорт һәлакәтенең исерткеч эчемлек кулланган җәяүле гаебе белән килеп чыгуы мәгълүм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: