Зәй офыклары

Ялгыз яшәүче өлкәннәр телефонлы булачак

Республикада өлкән яшьтәгеләр өчен 10 октябрьдән мунчадан бушлай файдалану, арзанрак бәядән азык-төлек сатып алу, ташламалы бәядән чәчтараш хезмәте, ярминкәләр һ.б.лар каралган. Картлар йортларында тәрбияләнүчеләрне быел да туган якларына алып кайтып, зират кылдыру, туганнары белән очраштыру планлаштырыла. Бу көн төрле мәдәни чараларга бай булып, өлкәннәр арасында «Балкыш» һәвәскәр башкаручылар фестивале белән...

Республикада өлкән яшьтәгеләр өчен 10 октябрьдән мунчадан бушлай файдалану, арзанрак бәядән азык-төлек сатып алу, ташламалы бәядән чәчтараш хезмәте, ярминкәләр һ.б.лар каралган.

Картлар йортларында тәрбияләнүчеләрне быел да туган якларына алып кайтып, зират кылдыру, туганнары белән очраштыру планлаштырыла. Бу көн төрле мәдәни чараларга бай булып, өлкәннәр арасында «Балкыш» һәвәскәр башкаручылар фестивале белән тәмамланачак.

Моннан тыш, Татарстанда Өлкәннәр көне уңаеннан «Мәрхәмәтле телефон» хәйрия акциясе старт алды. Акция кысаларында социаль хезмәтләрдә исәптә торган ялгыз яшәүче өлкәннәргә коткару хезмәтләрен чакыру төймәсе белән җиһазландырылган телефоннар таратылачак. Алар куллану өчен уңайлы, төймәләре күренерлек. Телефоннарга бушлай сим-карталар урнаштырылачак һәм өлкәннәргә аны куллану тәртибе өйрәтеләчәк. Республикада 15 меңнән артык ялгыз яшәүче өлкән кеше исәпләнә. Шуның 3,5 меңе - телефонсыз. Район-шәһәрдә андыйлар - 48. Коткару хезмәтләрен чакыру төймәсе белән җиһазландырылган телефоннар шундыйларга биреләчәк.

- Төймәләргә басып, алар табиб чакырта, социаль хезмәтләр белән элемтәгә керә, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итә алачак, - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова.

Телефоннар алуга булышлык итү өчен 19 оешма-предприятиегә хатлар юлланган. Акча килә башлауга, телефоннар сатып алынып, хуҗаларына тапшырылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: