Зәй офыклары

Яратам сине, Зәем!

"Зәй офыклары" газетасы редакциясе "Замандаш" татар радиосы белән берлектә Зәйнең 360 еллыгына багышлап "Зәем - бәхет җырым син!" дип аталган шигырь конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурска теләктәшлек белдереп, безгә шигырь юллаучылар бик күп булды. Иң яхшы дип табылганнары газета битләрендә урын алды һәм "Замандаш" татар радиосы дулкыннарында яңгырады. Менә...

"Зәй офыклары" газетасы редакциясе "Замандаш" татар радиосы белән берлектә Зәйнең 360 еллыгына багышлап "Зәем - бәхет җырым син!" дип аталган шигырь конкурсы игълан иткән иде.

Әлеге конкурска теләктәшлек белдереп, безгә шигырь юллаучылар бик күп булды. Иң яхшы дип табылганнары газета битләрендә урын алды һәм "Замандаш" татар радиосы дулкыннарында яңгырады. Менә алар Зәй, аның тырыш халкы, күренекле кешеләре, матур, бай табигате турында каләм тибрәтүчеләр: Бигеш авылыннан Гүзәл Салихова, Фирдания Ханнанова, Куш-Елгадан Мөнир Талипов, Ралия Әхмәдуллина, Имәнлебаштан Нәкыя Шаһиева, Апач авылыннан Хәнифә Миннегулова, Югары Пәнәчедән Хәниф Гомәров, Зәйдән Иван Глухов, Мәсләх Кашапов, Халидә Садыйкова, Гөлшат Әгъзамова, Әнисә Шәфиева, Иске Зәйдән Наилә Миңнуллина. Өлкән яшьтәге Мөнир Талипов, Иван Глухов кебек җирле язучылар янәшәсендә яшь каләм тибрәтүчеләрнең булуы куанычлы. Димәк, буыннар чылбыры дәвамлы булачак, шагыйранә сүз тантана итәчәк. Шигърият бакчасында яшь буынның пәйда булуына без - редакция хезмәткәрләре бик шат. Һәр шигырь үзгә, тирән мәгънәгә ия, аларда кече Ватаныбыз Зәйгә мәхәббәт сугарылган. Әнә Фирдания Ханнанова шигырендә Зәй гербын ничек оста итеп тасвирлаган. Кайбер авторлар Зәйнең бай табигатен матур итеп сурәтләгән. Гөлшат Әгъзамова белән Халидә Садыйкова шигырьләренә нинди гүзәл җирләр чакырса да, башка җиргә китмәм мин, дигән мәгънә салынган. Нәкыя апа Шаһиева исә Зәебезнең елдан-ел матурлануына, төзекләнүенә соклана. Кыскасы, һәр шигырьнең үз аһәңе, үз моңы, үз көе. Конкурста җиңүчеләрнең барысына (алар 13 кеше) 2013 елның беренче яртыеллыгына "Зәй офыклары" газетасына подписка бүләк ителә. Әлеге бүләкне булдыруга игелекле эшләр башында торучы "Инвестстройсервис" ҖЧШ директоры Линар Шаһиев матди ярдәм күрсәтте. Аның тарафыннан бу гамәл - үз чиратында кече Ватанны, иҗат кешеләрен ярату, хөрмәт билгесе.

Мөхәррият.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: