Зәй офыклары

Язмыш борылмалары

Хөрмәтле укучыларыбыз, без бүген сезнең игътибарга газетабызда үзенчәлекле акция башлануы турында хәбәр итәбез. Без аны "Язмыш борылмалары..." дип атадык. Һәркем бу дөньяда гомер кичерүе дәверендә әллә нинди язмыш борылмалары аша үтә, алар күңел сандыгында гыйбрәтле дә, матур да хатирәләр булып саклана. Без сезгә менә шуларның аеруча хәтердә калганнары белән уртаклашырга...

Хөрмәтле укучыларыбыз, без бүген сезнең игътибарга газетабызда үзенчәлекле акция башлануы турында хәбәр итәбез. Без аны "Язмыш борылмалары..." дип атадык. Һәркем бу дөньяда гомер кичерүе дәверендә әллә нинди язмыш борылмалары аша үтә, алар күңел сандыгында гыйбрәтле дә, матур да хатирәләр булып саклана. Без сезгә менә шуларның аеруча хәтердә калганнары белән уртаклашырга тәкъдим итәбез. "Язмыш борылмалары..." сәхифәсен башлауга редакциябезгә очраклы рәвештә генә килеп кергән матур бер хат этәргеч бирде.

Адәм баласы язмышы бик үзенчәлекле бит ул, кайвакыт уйламаган, көтмәгән җирдән сиңа тиңеңне алдыңа китерә дә куя. Менә шул вакытта, аңлап алып, форсаттан файдалансаң, уңасың, аңлап җиткермисең икән, язмыш ерганагы икенче якка юл ала. Яшьлекнең самими, шаян-шук мизгелләрен еш искә алам мин.

Йортта әле ары, әле бире килеп, мәшәкатьләргә чумып йөргән, 45 ел бергә гомер кичергән җәмәгатемә карап, аны тәүге мәртәбә күргән мизгелләрне искә төшердем. Язмыш безне бик кызык очраштырып, кавыштырды. Яшем җитеп армиягә алынуны дүрт күз белән көттем мин, әйтерсең нәкъ менә аны миңа күрсәтү өчен ниндидер бер сихри көч ашыктырган. Буйга артык биек, гәүдәгә артык калын күренмәсәм дә, үз хуҗалыгыбыз белән яшәгәч, физик эш белән чыныгып үскән, хәрәкәтчән, физик яктан нык егет идем. Шуңа да армия хезмәте бер дә куркытмады. Вакыт җитүгә,хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килеп төште, тиешле тикшерүләрне узгач, без - бер төркем егетләрне Саратовтагы хәрби частька җибәрделәр. Биредә хәрби училище урнашкан иде. Ул чорда солдатларны төрле төбәкләргә урып-җыю, бәрәңге алу эшләренә ярдәмгә җибәрү традициясе бар иде. Без - яшь солдатларны да Мордовиягә ярдәмгә җибәрергә булдылар. Бер авылга китереп, безне йортларга тараттылар. Яшь чак, кан кайнап тора, кич җитүгә авыл клубының кайдалыгын хуҗалардан белештек тә, клубка киттек. Менә шунда күрдем дә инде үземә тиң язмыш бүләген. Кара озын толымнарын җилкәсенә салган Гатифә шунда ук күңелемә кереп урнашты, кичке уеннан соң озата киттем, капка төбенә җиткәч тә, сүз артыннан сүз китеп, бик җиңел аралаштык без аның белән. Кыз медицина училищесында укый икән. Шул рәвешле алар авылында эшләгәндә атна саен ялга кайткан Гатифә белән сагынышып очраштык. Мин армия хезмәтендә, ә Гатифә укуда булуын аерылышу мизгелләре җиткәч кенә аңыштык. Хатлар язышып торсак та, күрешү мөмкин булмады. Бераздан ничектер аралар да суына төште, ә беркадәр вакыттан соң без бер-беребез турында бөтенләй оныттык, чөнки безне кинәт кенә икенче хәрби частька күчерделәр, ә Гатифәнең шул чорда укуы тәмамланып, аны еракка эшкә билгеләгәннәр.

Әмма безгә бергә булырга язган күрәсең, инде армия хезмәте турында истәлекләр онытылып, мин туган төбәгемә кайтып бер оешмада машина йөртүче булып шактый гына эшләгәч, бер көнне оешмадан берничә кешене Мордовиядәге бер шәһәргә бер айга командировкага җибәрделәр. Бер атна төзелештә эшләдекме-юкмы, бер эшче кулын авырттырды, аны тиз генә дәваханәгә илтү миңа йөкләнде. Авыруларны кабул итеп торучы шәфкать туташына нәрсә булганын аңлатырга дип күтәрелеп карасам, имәнеп киттем, каршымда Гатифә басып тора. Шул мизгелдә берьюлы берничә тойгы биләп алды үземне: аны күрү шатлыгы да, озак вакыт аны тапмавыма үкенү дә, ул инде ияледер дигән үзәк өзгеч уй да. Хезмәттәшемне табиб кулына тапшыргач та, Гатифә белән сөйләшәсе килү теләге мине тиз генә дәваханәдән җибәрмәде. Үзен яңадан чакыртып чагырдым, сөйләшә торгач, әле соңармаганымны аңладым, миннән дә бәхетле кеше юк иде ул мизгелдә. Шуннан соң инде мин башка язмышымны сынамаска, Гатифәне югалтмаска күңелемә беркетеп куйдым, озак та үтмәде без кавыштык. Һәм шушы гомер эчендә нәкъ менә аны үз тиңем итеп бүләк иткән язмышыма рәхмәтле булып яшим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: