Зәй офыклары

Языл һәм iPad от!

"Татмедиа" АҖ әбунәчеләр арасында "Язылган өчен iPad" конкурсы үткәрә. Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына 2015 елның икенче яртысына "Татмедиа" АҖнең, ким дигәндә, өч басмасына (газета-журнал) язылырга һәм аны үзегезгә уңайлы алым белән түләргә. Язылу абонементының күчермәсен яки интернет аша түләү кәгазен почта белән 420066, Казан шәһәре,...

"Татмедиа" АҖ әбунәчеләр арасында "Язылган өчен iPad" конкурсы үткәрә. Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына 2015 елның икенче яртысына "Татмедиа" АҖнең, ким дигәндә, өч басмасына (газета-журнал) язылырга һәм аны үзегезгә уңайлы алым белән түләргә. Язылу абонементының күчермәсен яки интернет аша түләү кәгазен почта белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт адресына җибәрү сорала. Конвертка "Әбунәчеләр конкурсы" ("Конкурс подписчиков") дип язарга, элемтә өчен телефон һәм язылучының исем-фамилиясен куярга кирәк. Шулай ук podpiska@tatmedia.ru электрон адресына да җибәрергә мөмкин. Конкурс 2015 елның 15 апреленнән 30 июньгә кадәр үткәрелә. Нәтиҗәләр агымдагы елның 5 августыннан да соңга калмыйча чыгарылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр 10 сентябрьдән дә соңга калмыйча тапшырылыр, дип вәгъдә итә конкурсны оештыручылар. Төп бүләк - Apple iPad Air 16 Gb (бер кешегә - 35000 сумлык). Конкурсның өстәмә бүләге - Nikon фотоаппараты (өч кешегә - 5300әр сумлык). Тагын кызыксындыру бүләге дә каралган (50 кешегә - 500әр сумлык). Конкурс турында тулырак мәгълүматны www.tatmedia.ru сайтында яки www.tatpost.ru/Podpiska сайтында "Тема" бүлегендә "Татмедиа" АҖ бүлекчәсен сайлап табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: