Акцияләр

Җылы сүз кирәк кешегә

Татарстан почтасы хезмәткәрләре инициативасы белән республикада 1 октябрьдә - Халыкара өлкәннәр көнендә "Син ялгыз түгел!" акциясе старт алды. Бу социаль акция картлар йортларында яшәүчеләргә аларның ялгыз булмавын, аларны онытмауларын аңлату максатыннан үткәрелә. Шул рәвешле, почта хезмәткәрләре җәмгыятькә өлкән кеше һәм ялгызлык кискен проблема булуын, ләкин әйләнә-тирәдәгеләр аларны җылы мөгамәләсе белән...

Татарстан почтасы хезмәткәрләре инициативасы белән республикада 1 октябрьдә - Халыкара өлкәннәр көнендә "Син ялгыз түгел!" акциясе старт алды. Бу социаль акция картлар йортларында яшәүчеләргә аларның ялгыз булмавын, аларны онытмауларын аңлату максатыннан үткәрелә. Шул рәвешле, почта хезмәткәрләре җәмгыятькә өлкән кеше һәм ялгызлык кискен проблема булуын, ләкин әйләнә-тирәдәгеләр аларны җылы мөгамәләсе белән юата алулары турында җиткерергә тели. Игътибарга мохтаҗ кеше өчен хатлар алу бәйрәм булачак, аның гадәти көннәрен бизәячәк.

Почта клиентлары ай дәвамында теләсә-кайсы элемтә бүлеге аша адрессыз хат, открытка, хәтта посылка җибәрә ала. 31 октябрьдә почта хезмәткәрләре картлар йортларына барып, әлеге изге теләкләр язылган хатларны, бүләкләрне тапшырачак.

Татарстан почтасы хезмәткәрләре үзләре дә хатлар язачак һәм посылкалар җибәрәчәк. Алар әйберләр җыеп (мәсәлән, оек, бияләй, шарфлар), 31 октябрьгә кадәр аларны картлар йортларында яшәүче өлкәннәргә тапшырырга ниятли.

Татарстан почтасы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җылы сүз кирәк кешегә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр