Зәй офыклары

Заман белән бергә атлыйм дисәң...

8 октябрьдән «Компьютерга өйрәнү нигезләре» өченче буын университетының яңа уку елы башлана. Әлеге социаль акцияне мәгариф идарәсе һәм пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге пенсия фонды идарәсе ярдәме белән үткәрә. Әгәр сез оныгыгызга хат язып, аны электрон почта аша җибәрергә, интернет ярдәмендә үзегезгә кирәкле даруларны табарга, онлайн-кабул итү аша пенсия фонды белгеченә...

8 октябрьдән «Компьютерга өйрәнү нигезләре» өченче буын университетының яңа уку елы башлана. Әлеге социаль акцияне мәгариф идарәсе һәм пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге пенсия фонды идарәсе ярдәме белән үткәрә.

Әгәр сез оныгыгызга хат язып, аны электрон почта аша җибәрергә, интернет ярдәмендә үзегезгә кирәкле даруларны табарга, онлайн-кабул итү аша пенсия фонды белгеченә сорау бирергә, өйдән торып кына коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, пенсияне банкомат аша гына алырга теләсәгез, түләүсез компьютер курслары үтә аласыз. Дәресләр мәктәпләрнең компьютер классларында оештырыла. Курсларга язылу, бу турыда төгәлрәк белешү өчен пенсия фонды идарәсенә 3-29-74 телефонына шалтыратып белешергә мөмкин.

Әлеге акциянең максаты - пенсия яшендәге кешеләрне яңа мәгълүмат технологияләре белән таныштыру, интернет мөмкинлекләреннән ышанычлы файдаланырга өйрәтү, өлкән буынга заман белән бергә атларга ярдәм итү.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: