Зәй офыклары

Зәй музеена 8 бүләк ясалды

Музейга бүләк ясау традициягә әйләнеп килә. Быел да 1-5 апрельдә әлеге акция үтте. Акциянең максаты экспонат җыю, музей фондын тулыландырудан гына гыйбарәт түгел, ә халыкның игътибарын тарихка тагын бер кат күз салырга җәлеп итү дә. Һәм бу гамәл, чыннан да, кешеләрне уятып җибәргәндәй итә, музейда да җанлылык арта. Быел мәсәлән,...

Музейга бүләк ясау традициягә әйләнеп килә. Быел да 1-5 апрельдә әлеге акция үтте. Акциянең максаты экспонат җыю, музей фондын тулыландырудан гына гыйбарәт түгел, ә халыкның игътибарын тарихка тагын бер кат күз салырга җәлеп итү дә. Һәм бу гамәл, чыннан да, кешеләрне уятып җибәргәндәй итә, музейда да җанлылык арта. Быел мәсәлән, музейга 8 предмет бүләк ителде. Тарихи ядкарьләр сагында торучылар экспонат булырдай сәгать, хатын-кыз сумкасы, портфель, аяк киеме, шәл, китапларны сөенеп кабул итте.

Һәр бүләк - кайсы да булса гаиләнең кадерле ядкаре. Алар белән нинди дә булса вакыйга бәйләнгән, ягъни легендасы бар. Алар менә шуның белән дә кыйммәтле. Безне үз итеп, ел саен нинди дә булса бүләк ясаучы даими кешеләр дә барлыкка килде. Музей бусагасын атлап кергән һәркем бүләк тапшырып кына чыгып китми, ул заллар буйлап йөреп, тарихны тагын бер кат барлап чыга, үзе өчен шактый гына мәгълүмат ала, хәтер яңарта. Моны истә тотып без, акция вакытына музей фондыннан "Дөньяның мәңгелек хәзинәләре" дип исемләнгән күргәзмә ясадык. Анда бик борынгы әйберләр, 100 елдан артык тарихка ия китаплар һ.б. куелды. Күргәзмәне музейга килүче һәркем кызыксынып карады.

Акциядә катнашып, бүләк ясаучыларга без, үз чиратыбызда, рәхмәтебезне белдердек.

М. Ишкулова, музей хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: