Зәй офыклары

Зәйдә “5 игелекле көн” хәйрия акциясе старт алды

Зәйдә "5 игелекле көн" хәйрия акциясе старт алды. Аның кысаларында ирекле волонтерлар хәрәкәте әгъзалары 8 яшьлек Виктория һәм 28 яшьлек Светланага яман авырудан терелүгә ярдәм итү өчен средстволар җыя. "5 игелекле көн" эчендә рок-группалар, район үзеәчәннәре катнашында иҗади фестиваль, интеллектуаль уеннар, киносеанслар, мастер-класслар, веломарафон үткәрү каралган. Хәйрия ярдәмен теләгән һәркем...

Зәйдә "5 игелекле көн" хәйрия акциясе старт алды. Аның кысаларында ирекле волонтерлар хәрәкәте әгъзалары 8 яшьлек Виктория һәм 28 яшьлек Светланага яман авырудан терелүгә ярдәм итү өчен средстволар җыя. "5 игелекле көн" эчендә рок-группалар, район үзеәчәннәре катнашында иҗади фестиваль, интеллектуаль уеннар, киносеанслар, мастер-класслар, веломарафон үткәрү каралган. Хәйрия ярдәмен теләгән һәркем әлеге чаралар үтүче урыннарда урнаштырылган махсус тартмаларга сала ала. Акциядә катнашучылар мониторингын билгеләү өчен зәйлеләргә социаль челтәрдә "Помог" исеме астында комментарий калдыру сорала. Чараларга килгәндә, кичә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта рок-группа концерты булса, бүген "Энергетик" Мәдәният сараенда хореографлар мастер-класслар үткәрә, иртәгә веломарафон оештыру күздә тотыла, шимбә көнне Ленин урамы 106 йорт адресы буенча прокат үзәгендә интеллектуаль уеннар үтә, якшәмбе Ринат Фәрдиев исемендәге паркта гала-концерт була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: