Зәй офыклары

Зәйдә “Ветераннарга - чәчәкләр” акциясе үзәк дәваханәнең ветераннар палаталарына килде

Зәйдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге инициативасы белән "Ветераннарга - чәчәкләр" акциясе тормышка ашырыла. Бүген акция кысаларында шәһәр мәктәпләре укучылары, укытучылары үзәк дәваханәнең ветераннар палаталарына мәктәп шартларында үзләре үстергән бүлмә гөлләрен бүләк иттеләр. Мәсәлән, 2нче мәктәп укучылары үзләре шефлыгында булган сугыш ветераны Михаил Фирсов дәвалана торган хирургия бүлегендә ветеран...

Зәйдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге инициативасы белән "Ветераннарга - чәчәкләр" акциясе тормышка ашырыла. Бүген акция кысаларында шәһәр мәктәпләре укучылары, укытучылары үзәк дәваханәнең ветераннар палаталарына мәктәп шартларында үзләре үстергән бүлмә гөлләрен бүләк иттеләр. Мәсәлән, 2нче мәктәп укучылары үзләре шефлыгында булган сугыш ветераны Михаил Фирсов дәвалана торган хирургия бүлегендә ветеран палатасына килеп, аңа ак яран гөлен тапшырдылар. 8нче сыйныф укучылары Яна Ардина һәм Николь Святкина ак яран тынычлык билгесе булуын, аның һәрчак иминлек, ветераннарыбызга саулык, озын гомер китерүен, чәчәк атып утыруын теләделәр. Ә терапия бүлегендәге ветеран палатасында дәваланучы Мансур Хөсәенов татар гимназиясе педагоглары, укучыларыннан матур гөлләр алды. Шулай ук 4 , 6, 3нче мәктәп коллективлары директорлары белән берлектә ветераннар палаталарын бизәп гөлләр китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: