Акцияләр

Сөеклегезне котлагыз!

«Кешелек, инсаниятны без мөһим нәрсә итеп күрсәтергә тырышкан икътисад та, сәясәт тә түгел, мәхәббәт, ярату яшәтә. Мәхәббәт булганда тормыш та була. Сөю - мәңгелек!» - дип язган бер акыл иясе. Ир-ат белән хатын-кыз арасында гына бөреләнә торган самими һәм илаһи мөнәсәбәт - табигатьнең бөек могҗизасы. Ике затның сөешү, яратышуы -...

«Кешелек, инсаниятны без мөһим нәрсә итеп күрсәтергә тырышкан икътисад та, сәясәт тә түгел, мәхәббәт, ярату яшәтә. Мәхәббәт булганда тормыш та була. Сөю - мәңгелек!» - дип язган бер акыл иясе. Ир-ат белән хатын-кыз арасында гына бөреләнә торган самими һәм илаһи мөнәсәбәт - табигатьнең бөек могҗизасы. Ике затның сөешү, яратышуы - Аллаһы Тәгалә насыйп иткән иң саф, иң чиста гамәл. Мәхәббәт иске дә, яңа да була алмый. Мәхәббәт - мәңгелек халәт. Шушы халәтне бер-береңә белдерерлек, җиткерерлек сүзләр лексиконда бик күп. Менә аларның кайберләре генә: акыллым, аккошым, асыл ташым, алтын баганам, бәхетем, сөеклем, мәхәббәтем, таң йолдызым, язмышым, күз алмам, йөрәк парәм һ.б.

Әйдәгез, елга бер генә мәртәбә булса да, шушы матур сүзләрне кулланып, котлау язып, бер-беребезгә газета аша йөрәк хисләрен, күңел җылысын җиткерик. Үзенең чибәрлеге, мөлаемлыгы турында хатын-кызның һәрдаим ишетәсе килгән кебек, ир-егетләр дә мактауга, назга мохтаҗ!

Редакция 14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан котлау юллаучыларга ташламалар да булдыра. Котлау текстының бер сүзе - 2 сум 50 тиен.

Редакция.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сөеклегезне котлагыз!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Акцияләр