Зәй офыклары

Александра Гаффановадан маринадланган кәбестә

"Зәй офыклары" ветераны Александра Яковлевна Гаффанова кәбестә маринадларга өйрәтә.

Бер зур баш кәбестәгә 0,5 кг кишер, 200 грамм сарымсак алабыз. Маринад өчен 2 литр суга 400 грамм шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз салып кайнатабыз, 5 минуттан 200 мл уксус һәм 2 аш кашыгы үсемлек мае өстибез.

Кәбестәне турап, кишерне угычтан уып, сарымсакны турап, барысын аралаштырып, банкага тутырабыз. Маринад коеп, банканы каплыйбыз.

Тәмле булсын. 

Александра Гаффанова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: