Зәй офыклары

Алма белән әфлисун кайнатмасы

Кайнатма өчен 1 кг алма, 2 данә әфлисун, 1 кг шикәр комы, 1 стакан чамасы су, корица кирәк булачак.

Әфлисунны кабыгы белән бергә турап, суда бераз пешереп алыгыз. Шикәр комы өстәп, тагын бераз пешерегез. Алманы турап, аерым  әле генә кайнап чыккан суга 5 минутка салып торыгыз.  Аннары  алманы әфлисун янына салып, әзер булганчы пешерегез. Ахырдан бераз корица өстәгез. Стерильләштерелгән банкаларга салып, каплап куегыз.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: