Зәй офыклары

Бал һәм соя соусында тавык канатлары

Тавык канатларын бу ысул белән әзерләү тиз ясала торган кабымлыкларның берсе санала.

Бал һәм соя соусында тавык канатларын әзерләү өчен 10 тавык канаты, 2 аш кашыгы бал, 2-3 аш кашыгы соя соусы, тоз, борыч, сарымсак, тәмләткечләр, 1 аш кашыгы лимон согы, бераз он кирәк булачак.

Соус өчен барлык ингридиентларны болгатып, шунда тавык канатларын икегә бүлеп, маринадланырга салып куегыз. Ким дигәндә 2-3 сәгать торсын.

Аннары онда әвәләп (онда әвәләмәсәң дә була), канатларны табага тезеп, мичтә пешереп алыгыз. Бизәп, табынга бирегез.

Тәмле булсын.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: