Зәй офыклары

Татарның тәмле сые ул - балан бәлеше

Баланның файдасы турында күп языла, әйтелә, аннан безнең халык гомергә тәмле бәлеш пешергән.

Камыр өчен 1 стакан җылы сөткә 100 грамм үсемлек мае, чүпрә, 2 кашык шикәр комы, 0,5 чәй  кашыгы тоз, он салып, басып куегыз. Берәр сәгать җылы урында торсын.

Эчлек өчен баланны чистартып, шикәр комы өстәп, утка куеп, пешереп алыгыз. Кайнар килеш бераз манный ярмасы яки коры сохари салып, болгатыгыз. Кирәк булса, шикәр комы өстәгез.

Камырны икегә бүлеп, бәлеш ясап, мичкә куеп пешереп алыгыз.

Тәмле булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: