Татарча бөккән өчен өч төрле эчлек тәкъдим итәбез.
Беренче эчлек: 300 грамм шампиньонны, 1 баш суганны турап, үсемлек маенда кыздырып алырга. 7-8 пешкән бәрәңгене төеп, бераз җылы сөт, атланмай, тоз салып, болгатырга. Бәрәңге боламыгын кыздырган гөмбә белән кушарга. Беренче эчлек әзер.
Икенче эчлек: майлы балык консервасын чәнечке белән изеп, угычтан уылган 3 пешкән йомырка белән кушарга, кирәк булса борыч, тоз өстәргә.
Өченче эчлек: 1 стакан пешкән дөгегә угычта уылган 3-4 пешкән йомырка, 1 баш туралган кыздырган суган, 80 грамм эретелгән атланмай, тоз, борыч кушып, болгатырга. Өченче эчлек әзер.
Камыр өчен 1,5 стакан җылы сөткә яки суга 8-10 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы чүпрә, тоз, шикәр комы, он өстәп, басып куегыз. 1 сәгать җылы урында тотыгыз.
Камырны 30 кисәккә бүлеп, һәр эчлектән унар бөккән ясап, мичтә пешереп алыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз