Зәй офыклары

Бәрәңге коймагы пешерегез

Коймак пешерү өчен 3-4 эре бәрәңге һәм бер уртача суган кирәк.

Бәрәңгене чистартып вак угычта уыгыз. Суганны шулай ук вак угычта уыгыз. Бергә кушып, кул белән суын сыгыгыз. Массага тоз, борыч, 1 чи йомырка өстәгез. Коймакларны кызган майлы табага кашык белән салып, ике ягыннан кыздырыгыз. Ахырдан бераз капкач каплап сүрән утта тотыгыз. Теләгән соус белән табынга бирегез. 

Соус өчен каймак яки майонезга сарымсак, туралган укроп өстәгез. 

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: