Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Ашыгыз тәмле булсын!

Бүген сезгә өлеш рецепты тәкъдим итәбез

Кирәк булачак: 1/3 стакан көнбагыш мае, 1/2 стакан яңа гына кайнап чыккан су, тәменчә тоз һәм он.

Барысын бергә болгатып уртача тыгызлыкта камыр басарга. Һәм 10-15 минут камырны ял иттереп алырга. Ул арада эчлекне ясыйбыз. Тавык итен, бәрәңгене, суганны шакмаклап турарга, тоз, борыч (үзегез яраткан тәмләткечләрне) салып яхшылап болгатырга. Әзер камырны кисәкләргә бүлеп эчлекне салырга һәм өлешләр ясап духовкада 180-200 градуста 45 минут пешереп алырга. Бик тәмле, кетердәп тора торган камыр рецепты.

Ашларыгыз тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев