Зәй офыклары

Долма пешереп карагыз

Долма – голубцы сыман ризык, итле эчлекне кәбестә урынына виноград яфракларына төрәбез.

Эчлек өчен 500 грамм ит фаршын (тавык, сыер, сарык ите, ике төрле ит булса, тәмлерәк була), 4-5 аш кашыгы дөге (пешере алырга кирәк), ваклап туралган суган,  тоз, борыч, тәмләткечәләр белән бергә кушып болгатабыз.

Виноград яфракларын  кайнап торган суга салып алып, суын саркытабыз. Яфракларның сабагын кисеп алып, эчлекне төрәбез. Ит шулпасы яки суга салып пешерәбез. Үсемлек мае яки атланмай өстибез.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: