Зәй офыклары

Эремчек сырын өй шартларында ясарга була

Өй шартларында ясалган эремчек сыры тәме һәм сыйфаты буенча кибетнекеннән ким түгел, ә бәясе күпкә арзанракка төшә.

1 литр кибет кефирын пакетта килеш, яки икенче савытка бушатып,  кичтән морозилкага куеп, туңдырыгыз. Иртән морозилкадан алып, кефирны пакетыннан бушатыгыз, дуршлак өстенә куелган берничә кат чиста марляга салып куегыз. Кичкә кадәр торсын. Кефир эреп, эремчек суы ага, ә марляда сыр кала.

Шушы сырны алып, теләгәнчә тоз, борыч, укроп яки башка үләннәр турап салып, болгатыгыз. Блендер белән изәргә дә була. Теләсәгез кыздырылган гөмбә өстәргә була. Сырны суыткычта саклагыз.

1 литр кефирдан 220 грамм сыр килеп чыга. Кибеттә мондый сыр якынча 180 сум тора. Шуннан санап чыгарыгыз. Сырдан бутербродлар, кремнар ясарга була. Калган эремчек суын шулай ук файдаланырга була.

Тәмле булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: