Зәй офыклары

Эремчекле пирог

Бу пирогның эчлеге үзенчәлекле, бик тәмле була.

Камыр өчен 1 стакан җылы суга 5-6 кашык үсемлек мае, коры чүпрә, тоз, шикәр комы, он салып басыгыз. Камырны 1-1,5 сәгатькә җылы урынга куегыз.

Эчлек өчен 1 кап эремчек (200 грамм), 1 стакан чамасы шикәр комы, 2 йомырка, 3-4 кашык какао, 150 грамм каймак, 2-3 кашык крахмал кирәк. Барсын бергә әйбәтләп блендер белән изегез.

Камырны җәеп, табага салыгыз, уртасына эчлекне салып, мичкә куеп пешереп алыгыз.

Тәмле булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: