Бу ысул белән башка төр кызыл балыкны, мәсәлән, горбушаны да әзерләргә була.
Семга балыгы кисәкләре, тоз, борыч, лимон, атланмай фольга кирәк булачак.
Семга кисәкләрен тоз, борыч сибеп беразга калдыгыз. Балык кисәкләренә лимон согы сибеп, атланмай кисәге салып, фольгага төрегез. 180 градус мичтә 20 минутлап пешереп алыгыз. Балык сусыл, тәмле килеп чыга.
Тәмле булсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз