Зәй офыклары

Гөлфия Шәйхразиевадан бәрәңге һәм ташкабак белән бөккән

Яңа уңыш яшелчәләре өлгерде, һичшиксез әзерләп карагыз.

500 грамм чистартылган бәрәңгене тоз салып, пешереп алабыз. Бәрәңге пешкән арада эчлек  ясыйбыз. Ике баш суганны вак итеп турап, үсемлек маенда кыздырып алабыз, суган янына угычта уылган бер уртача ташкабак (кабачок) өстибез. Яшелчәләрне шулпасы беткәнче табада капламыйча  пешерәбез. Тоз, кара борыч, яраткан тәмләткечләр, 1 кашык коры сарымсак һәм угычта уылган 1 плавленый сырок өстәп, бераз кыздырабыз.

Камыр өчен  пешкән бәрәңгене саркытып изәбез. Җылы бәрәңгегә 1-2 чи йомырка  һәм йомшак камыр килеп чыкканчы он өстибез. Камырны 10-12 кисәккә тигез итеп бүләбез. Һәр кисәкне җәеп, эчлек салып, кырыйларын бөгәбез. Майда ике яклап кыздырып алабыз.

Тәмле булсын.

Гөлфия Шәйхразиева фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: