Зәй офыклары

Җимешле кабак бөккәне

Кабак бөккәненә бераз сары җимеш өстәсәгез, ул бөтенләй икенче төрле, үзенчәлекле, бик тәмле бер ризыкка әйләнә.

Камыр өчен 1 стаканнан әзрәк ким  җылы су, 0,5 стакан үсемлек мае, шикәр комы, тоз, разрыхлитель, он салып, камыр басып, бераз ял итәргә куегыз. Бу күләм камырдан 20-22 бөккән килеп чыга, эчлеген шул исәптән чыгып әзерләгез.

Эчлек өчен кабакны чистартып, эре угычтан уыгыз яки вак итеп турагыз. Дөгене юып, бераз пешеп алыгыз. Җимешне (күрәгә, өрек, йөзем, кайсын яратасыз, шунысын алыгыз) юып, киптереп, саламлап турагыз. Тоз, борыч, шикәр комы өстәп, болгатыгыз, эретелгән май салыгыз.

Камырны 20-22 кисәккә бүлеп, һәркайсын җәегез, эчлек салып, бөккәннәр ясагыз.

Майлы табага тезеп, мичтә пешереп алыгыз. Табынга биргәнче, майлап җибәрегез. Урталай ярып, эретелгән май салсаң, тагын да тәмлерәк...

Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: