Зәй офыклары

Итальян ипие фокачча пешерәбез

Фокачча Италиянең беренче милли ризыгы дип санала.

Әлеге ипине пешерер өчен башта камыр басарга кирәк. 100 мл җылы суга 2 кашык чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып, апара ясыйбыз. Чүпрә эрегәч, тагын 100 мл җылы су, 1 чәй кашыгы тоз, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 350-400 грамм он салып, йомшак кына камыр басабыз. Камырны җылы урында 1 сәгатькә калдырабыз. 

Аерым 100 грамм зәйтүн җимешен (маслина, оливка), 50 грамм татлы борычны, 100 грамм яшел суганны турыйбыз. 

Камыр кабаргач, шунда зәйтүн җимешен, татлы борычны, яшел суганны, тәмләткечләр (борыч, розмарин һ.б.) өстәп, яңадан басып куябыз. Камырны майланган  формага салып, тагын бер ярты сәгать кабарырга калдырабыз.

Ипине 180-200 градуста  мичтә 40-45 минут пешереп алабыз. Суытып, табынга бирәбез.

Тәмле булсын. 

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: