Зәй офыклары

Кабактан десерт ясагыз

Кабактан файдалы һәм тәмле ризыклар әзерләргә була, алар арасында әлеге десерт лаеклы урын алып тора.

Кабактан десерт ясар өчен кабакны чистартып, кисәкләргә бүлегез.  Кабакка тоз, борыч (төрле борычлар кушылмасы булса, тәмлерәк була), шикәр комы, розмарин сибеп, болгатыгыз.

Кабак кисәкләрен онда әвәләгез һәм кызган майлы табада ике ягыннан кыздырып алыгыз. Соңыннан утны киметеп, капкач астында әзер булганчы тотыгыз. Табынга биргәндә кабак кисәкләренә шикәр пудрасы яки бал, борыч, бөтнек, чикләвек сибеп бирегез.

Тәмле булсын.

Автор фотолары. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: