Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Ашыгыз тәмле булсын!

Казаннан Зәйгә кунакка килгән Равия ханымнан бөккән рецепты

Казанда яшәсә дә, Равия Габделхакова Зәйдә балаларында кунакта еш була һәм аларны тәмле ризыклар белән сыйларга ярата. Игътибарыгызга – йомырка һәм яшел суган белән бөккән пешерү ысулы.

Камырны 0,5 литр җылы сөткә 0,5 стакан җылы су, чүпрә, 2 йомырка, 1 кашык майонез, 2-3 кашык үсемлек мае, 1 кашык шикәр комы, тоз, он салып, басып куябыз. Җылы урынга кабарырга куябыз.

Эчлек өчен пешкән дөге, туралган яшел суган, туралган пешкән йомырканы бергә кушып, бераз сыер мае салабыз.

Камыр кабаргач, кисәкләргә бүлеп, тәгәрәтәбез һәм эчлек салып, бөккәннәр ясыйбыз. Майлы табага тезеп, 180 градуска 30-40 минутка мичкә куеп пешереп алабыз.

Тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев