Зәй офыклары

“Ханым” рулеты

Бу парда пешкән рулет – ял көне өчен менә дигән ризык.

Камыр өчен 1 йомыркага 0,5 стакан су, тоз, 2 кашык үсемлек мае, он салып, басып, капкач астына ял итәргә куегыз.

Эчлек өчен 0,5 кг ит фаршы, 2 эре кишер, 2-3 баш суган, 3-4 бәрәңге, тоз, борыч, тәмләткечләр кирәк булачак. Суганны вак итеп турагыз, кишер белән бәрәңгене эре угычта уыгыз. Барысын бергә болгатыгыз.

Камырны дүркә бүлеп, һәрберсен аерым җәегез, өстенә эчлек сылап, рулет итеп төрегез. Мантоварка яки пароваркага куеп, майлап, парда пешерегез. Табынга каймак өстәп бирегез.

Тәмле булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: