Зәй офыклары

Кишер һәм йөзем пирогы

Көз көне яшелчәләр күп була, һичшиксез бу пирогны пешереп карагыз.

Камыр өчен 0,5 стакан җылы суга 5-6 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы коры чүпрә, тоз, шикәр комы, он өстәп, басып куегез. Камырны полиэтилен пакетка салып, кабарырга урын калдырып, очын бәйләп, җылы урынга бер сәгатькә алып куегыз. Эчлек: 2 эре кишерне вак угычтан чыгарыгыз. Уылган кишергә бер уч юылган йөзем, 3-4 кашык куертылган сөт, 2-3 кашык каймак, 2 кашык крахмал салып, болгатыгыз. Әзер камырны җәеп, кырыйларын күтәреп куеп, табага салыгыз. Камыр өстенә эчлекне тигезләп җәегез дә 160-170 градус мичтә 25-30 минутлап пешереп алыгыз. Суытып, шикәр пудрасы сибеп, табынга бирегез.

Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: