Зәй офыклары

Клярда кабак чәчәкләре

Кабак, ташкабакта еш кына кысыр чәчәкләр була. Алардан бик тәмле кабымлык әзерләргә була.

30лап чәчәккә кляр ясау өчен 2 чи йомырка, 0,5 стакан минераль су (гади су ярамый, кетерти булмый), 0,5 чәй кашыгы тоз, 4-5 кашык он кирәк була. Камыр өчен йомырка, су, он һәм тозны яхшылап болгатыгыз. Кабак чәчәкләрен (бераз сабагы эләксә дә ярый), юып, киптереп, клярда әвәләгез һәм кызган үсемлек маенда ике яклап кыздырып алыгыз. Бер ягы якынча бер минут тирәсе кыздырыла. Артык маен кәгазь тастымалга саркытып, табынга бирегез.

Тәмле булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: