“Кырмыска оясы” торты
Бүген сезгә “Кырмыска оясы торты”н тәкъдим итәбез
Кирәк булачак: 1 кап маргарин мае(эретелгэн), 2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, сода уксус белән сүндерелгән һәм 4 стакан он. Тыгыз камыр басарга да, 2-3 өлешкә бүлеп, берничә сәгатькә морозильникка тыгып торырга кирәк. Аннары иттарткычтан чыгарып, табада 180 градуста 12-15 минут пешереп алырга да кайнар килеш уарга кирәк.
Крем: 1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка), 1 кап атланмай ( бүлмә температурасында булырга тиеш). Крем белән әзер камырны кушып болгатабыз һәм үзегезгә кирәкле формаларда ясап берничә сәгатькә холодильникка куярга. Торт әзер.
Тәмле булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев