Зәй офыклары

Кышка кәбестәдән солянка ясыйбыз

Кәбестәдән кышка әзерләнгән солянканы аерым кабымлык буларак та, ашларга салу өчен дә кулланырга мөмкин.

Солянка ясар өчен 3 кг кәбестә, 2 кг суган, 2 кг кишер, 2 кг помидор, 1 чәй кашыгы кара борыч, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 3 данә лавр яфрагы, 500 мл үсемлек  мае, 1 аш кашыгы уксус  кирәк булачак.

Кәбестә, суган, помидорны турап, кишерне угычта уып, май өстәп, кайнатып чыгарабыз. Бик әкрен утка куеп, 2 сәгать пешерәбез. Бераз пешкәч, тоз, борыч, шикәр комы, лавр яфрагы, уксус өстибез. Мондый солянканы шулай ук гөмбә белән дә әзерләргә мөмкин. Стерильләштерелгән банкаларга салып, саклыйбыз.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: