Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Ашыгыз тәмле булсын!

Кышка - ташкабак салаты

Маринадта әзерләнгән ташкабак – кышка бик тәмле кабымлык.

Маринад: 1 стакан үсемлек мае, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан 9 процентлы уксус, 3 аш кашыгы томат пастасы. Барысын бергә кайнатып чыгарабыз.

Маринадка туралган 2 кг ташкабак өстибез һәм 10 минут пешерәбез. Туралган 600 грамм суган өстәп, 5 минут пешерәбез. Аннары 600 грамм баллы борычны турап салабыз һәм 5 минут пешерәбез. Ахырдан 1 кг помидорны блендер белән изеп яки турап салабыз һәм тагын 15 минут пешерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга салып каплыйбыз.

Тәмле булсын.

Фотолар "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев