Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Ашыгыз тәмле булсын!

Кышка - яшелчә салаты

Бу салатка яшелчә күләмен үзегезнең теләк буенча салыгыз.

Бер литры стерильләштерелгән банканың төбенә  2-3 борчак борыч, 1 гвоздика, 1 лавр яфрагы, 2 тырнак сарымсак, 1 укроп зонтигы салыгыз. Аннары кат-кат яшелчәләр салып чыгыгыз: кыяр, суган, помидор. Өстенә яңа кайнап чыккан су салып, 10 минут тотыгыз. Аннары суын агызып, маринад ясагыз. 

Маринадны 3 литр суга 100 мл үсемлек мае, 150 мл 9%лы уксус,  7 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз салып ясагыз. Маринадны банкаларга салыгыз. Банкаларны, капкачларын каплап, тастымал җәелгән сулы табак яки кәстрүлгә куеп, суы кайнагач, 10 минут стерильләштерегез. Ахырдан банкаларның капкачларын томалап каплап куегыз.

Тәмле булсын.

Фотолар "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев