Зәй офыклары

Кызыл балык тозлауның бер ысулы

Бу ысул белән теләсә кайсы кызыл балыкны тозларга була.

Кызыл балыкны (форель, семга, горбуша, кета һ.б.) кылчыкларыннан чистартып, филесын юып, киптерәбез. 

3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы,  бераз яшел укропны блендерда яхшылап ваклап, болгатабыз. Бу күләм бер зур балыкның ике филесына исәпләнгән. Балык филесына шушы кушылманы сылыйбыз. Фольгага төреп, төнгә суткычка алып куябыз. 

Иртән балык филесын тоздан юып, киптерәбез. Суыткычта саклана. Мондый балыкны аерым кисеп куеп та була, шулай ук бутербродлар ясарга да кулланырга мөмкин.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: