Зәй офыклары

Маринадланган чөгендер сабаклары

Чөгендернең төбеннән, яфрагыннан гына түгел, сабагыннан үзенчәлекле кабымлык әзерләргә була.

Чөгендер сабакларын юып, 5-7 см озынлакта кисегез. Кайнап торган тозлы суга салып, 5-7 минут пешереп алыгыз. Аннары пешкән сабакларны сарымсак белән аралаштырып стерильләштерелгән банкаларга салып, маринад салыгыз һәм капкачларын каплап, төреп куегыз. Маринад өчен 2,5 литр суга 90 грамм тоз, 30 грамм шикәр комы һәм 1 кашык 70 процентлы уксус салып, кайнатып чыгарыгыз.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: