Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Ашыгыз тәмле булсын!

Менеджер Гөлфия Шәйхразиевадан “Зебруша” пирогы

“Зәй-информ” менеджеры Гөлфиябез әлегә чираттагы ялда. Аның инстаграм битендә тәмледән-тәмле ризыклар чыгып тора. Шуларның берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

1 стакан манный ярмасына 1 стакан кефир салырга һәм 40 минутка калдырырга, вакыт-вакыт болгатып торырга кирәк. Манный белән кефир  катнашмасына тулы булмаган 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 70 грамм үсемлек мае, тулы булмаган 1 стакан он, ярты чәй калагы сода, ванилин өстәргә. Барысын да әйбәтләп болгатырга.

Камырны ике өлешкә бүлеп, берсенә 2 аш кашыгы какао-порошок өстәргә, икенчесенә шуның кадәр он өстәргә кирәк. Яхшылап болгатырга. Форманы май белән майлап, бераз манный ярмасы сибеп,  ак һәм кара камырны чиратлап салып чыгасы. Пирог өстенә бизәк ясарга һәм 180 градуста духовкада 35-40 минут пешерергә.

Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев