Зәй офыклары

Парда пешкән бәрәңге пилмәне

Монды бәрәңге пилмәнен варенник дип тә йөртәләр.

Камыр өчен 1,5 стакан онга 1 йомырка, ярты чәй кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы үсемлек мае салып болгатыгыз. Шуңа 0,5 стакан яңа кайнап чыккан су салып, камыр басыгыз. Башта кашык белән болгатыгыз, чөнки камыр кайнар була. Аннары кул белән басып бетерегез. Он өстисе түгел. Камыр әйбәт килеп чыксын өчен суны һәм онны бер төрле стакан белән салырга кирәк. Су яңа кайнап чыккан, бик кайнар булырга тиеш. Камыр ярты сәгатьләп ял итсен.

Эчлек өчен 7-8 ире бәрәңгене чистартып, тозлы суда пешереп алыгыз һәм изегез. 2-3 ире суганны вак итеп турап, үсемлек маенда кыздырып алыгыз. Бәрәңге боламыгына кыздырган суган, тоз, борыч, паприка салып, болгатыгыз. Теләсәгез, ит фаршы яки гөмбә өстәргә була.

Камырны икегә бүлеп, һәркайсы өлешне 24-25 кисәккә бүлегез. Барлыгы 48-50 кисәк килеп чыга. Һәр кисәкне аерым тәгәрәтегез һәм эчлеген салып, пилмән итеп бөгегез. 

Камырны икегә бүлеп, тәгәрәтеп, пилмәнгә кискән кебек түгәрәкләр дә кисәргә була. 

Әзер пилмәннәрне майланган мантоваркага салып, парда 15-20 минут пешереп алыгыз.

Табынга май, каймак белән бирегез.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: