Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Ашыгыз тәмле булсын!

Пасхага - кулич

Кирәк: 500 г он, 250 г йөзем, 1 лимон, 250 г сыер мае, 250 г шикәр комы, 4 күкәй сарысы, 2 йомырка агы, ярты аш кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2/3 стакан сөт, бер чеметем тоз, пычак очында гына ванилин, кондитер бизәгечләр.

Әзерләү. Йомырка агын сарысыннан аерырга. Йөземне яхшылап юарга, кайнар су белән пешекләргә, суытырга куярга. Лимонның согын сыгарга, цедрасын угычтан уарга. Йомшарган сыер маен шикәр комы белән кабартырга. Бер-бер артлы күкәй сарысын агына кушарга, һәрберсе саен болгатырга. Онны разрыхлитель, тоз белән бергә кушарга. Он белән җылы сөтне алмашлап камырга кушарга. Камырга юылган һәм киптерелгән йөзем өстәргә.
Кулич формасын үсемлек мае белән сыларга һәм панировка сухариларын сибәргә кирәк. Камырны форманың 2/3 биеклеге кадәр салып, 180 С кадәр кыздырылган духовкага 1 сәгатькә куярга.
Әзер кулич өстен, формасыннан алганнан соң, глазурь белән сыларга. Глазурь ясау өчен күкәй агын тоз белән кабартырга, шикәр комы кушып күбекләндерергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев