Зәй офыклары

Рамилә Мөстәкыймова эремчекле шарлотка пешерергә өйрәтә

Алма пешәр - бәлешкә төшәр вакыт җитте, шарлотка әзерләми калмагыз.

Камыр өчен 5 йомырка, 250 грамм шикәр комы, 200 грамм атланмай, 400 грамм эремчек, 10 грамм разрыхлитель, 400-450 грамм он кирәк булачак. Барысын бергә кушып, миксер белән болгатырга кирәк.

Камырны табага салып, өстенә туралган алма тезегез. 40-50 минут 180 градус мичтә пешереп алыгыз. Суытып, табынга бирегез.

Тәмле булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: