Зәй офыклары

Рәмзилә Хаҗиевадан Яңа ел табынына - үзенчәлекле салат

Рәмзилә Хаҗиева бәйрәм ашы - "Сельдь под шубой" салатын яңача ясарга тәкъдим итә.

Казаннан укучыбыз Рәмзилә Хаҗиева бәйрәм ашы - "Сельдь под шубой" салатын үзенең инстаграм битендә яңача ясарга тәкъдим итә. Азык төрү өчен куллана торган пленкага пешкән чөгендерне вак угычта кырып салабыз, өстенә майонез, пешкән йомырка, кишер салабыз. Кишер өстенә майонез сылыйбыз.  Алдагы кат - угычта уылган пешкән бәрәңге һәм майонез. Суганны кайнар су белән пешеклибез һәм бәрәңге өстенә салабыз. Тозлы сельдь  балыгын уртага гына бер буй итеп салабыз һәм рулет итеп төреп, салкынга куябыз. Икенче көнне пленкасын салдырып өстен бизәп, үткен пычак белән кисеп, табынга бирәбез.

Тәмле булсын.

Рәмзилә Хаҗиева фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: